Җәйге Универсиада белән бәйле рәвештә 2013 елда Питрау бәйрәмен уздыру көне дә үзгәртелде. Үз тарихында беренче тапкыр быел Питрау шимбәдән якшәмбегә каршы төндә түгел, ә җомгадан шимбәгә каршы төндә бәйрәм ителәчәк.
Керәшеннәрнең Питрау бәйрәме быелгы җәйдә 12 июльдә билгеләп үтелә, чөнки 13 июльдә Татарстан башкаласында Универсиада кунаклары өчен Сабантуе гөрләп үтәчәк. Традиция буенча Питрау Татарстан Республикасының Мамадыш районы Җөри авылында уза.
Бәйрәмдә атлар чабышы, җыр-биюләр, уеннар, фольклор ансамбльләре чыгышлары була, аларда Татарстанда, Чиләбедә, Самара, Оренбург өлкәләрендә, Башкортостан Республикасында яшәүче керәшеннәрнең мәдәнияте, тарихы, тормыш-көнкүреше аеруча киң чагылыш табачак. Бәйрәмдә шулай ук «Керәшен чибәре» дип аталган матурлык бәйгесе дә була. Үзәк Тырлау аланында «Димче Горпи почмагы» мәйданы ачылачак.
Бәйрәм кунаклары алдында татар җыр сәнгате йолдызлары – Венера Ганиева, Георгий Ибушев, Галина Казанцева, Зоя Борисова, Лена Бичарина, Лидия Әхмәтова, Вадим Захаров, Виталий Агапов, «Бөрмәнчек», «Сәлам», «Казан егетләре» ансамбльләре, Раяз Фасыйхов, Ринат Рәхмәтуллин, Иркә, Эльмира Сөләйманова һәм башкалар чыгыш ясаячак.
Питрау бәйрәме 17 сәгатьтә башлана һәм төнге сәгать икедә зур салют белән тәмамлана.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте