Мәдәни Универсиада кысаларында И.Моисеев исемендәге Халык ансамбле һәм ТРның Дәүләт җыр һәм бию ансамбльләре катнашында концерт булачак

2013 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Мәдәни Универсиада кысаларында Казан шәһәрендә легендар фольклор хореография коллективлары – Игорь Моисеев исемендәге Халык ансамбле (Мәскәү шәһәре) һәм ТРның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле ике концерт бирәчәк. Алар М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында 12 июльдә һәм 14 июльдә була.

Икесе дә 1937 елда оешкан әлеге коллективлар Универсиада кунакларына һәм Казан халкына Россия һәм Татарстан халыкларының сәнгать җәүһәрләрен тәкъдим итәчәк.

Хөрмәтле журналистлар!

Сезне Игорь Моисеев исемендәге Халык ансамбле (Мәскәү шәһәре) һәм ТРның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концертларына багышланган матбугат конференциясенә чакырабыз. Ул 12 июльдә (җомга көнне) «Татар-информ» матбугат агентлыгында (Декабристлар урамы, 2) 11 сәгатьтә булачак.

Катнашалар:

    Игорь Моисеев исемендәге Дәүләт академия халык ансамбле директоры, Россиянең Халык артисты Елена Александровна Щербакова;

    ТРның Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның Халык артисты Айрат Ринат улы Хәмитов;

    коллективларның солистлары

Аккредитацияне түбәндәге электрон почталарга язып: shigabetdinov.pr@gmail.comякиpr@tatar-inform.ru узарга мөмкин.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International