Түбән Кама шәһәр музеенда Татарстан Республикасының Халык рәссамы, сынчы, агачтан сәнгать әсәрләре авторы, Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы, Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданы Әхсән Фәтхетдинов истәлегенә багышланган күргәзмә ачылды.
Әхсән Фәтхетдиновның бакыйлыкка күчкәненә бер ел тулды. Аның зур һәм бай мирасы хәзер Түбән Кама дәүләт музеенда саклана. Күргәзмәдә шуларның утыз алтысы куелган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте