Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе “Россиянең әйдәүче мәдәният учреждениеләре” милли реестрына кертелде

2013 елның 10 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тәкъдиме нигезендә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе  “Россиянең әйдәүче мәдәният учреждениеләре” милли реестрында катнаша.

Реестр үз төбәкләренең мәдәни үсешенә зур өлеш керткән учреждениеләр турында  белешмәләр тупланган бердәм мәгълүмати ресурс булып тора. Филармония, һичшиксез, шушындый оешмалар арасына  керә һәм үзенең игелекле хезмәтен дәвам итә, көннән-көн камилләшә бара. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International