ТР Милли китапханәсе “Туган Батыр” китабын тәкъдир итүгә чакыра

2022 елның 16 августы, сишәмбе

18 август 14:00 сәгатьтә ТР Милли китапханәсендә “Туган Батыр” китабын тәкъдир итү була.

Көтелмәгән борылышлар, юмор һәм маҗаралар белән үрелеп барган сюжет өлкәннәр һәм балалар өчен дә, шулай ук төрле тел белүчеләр өчен дә бик кызыклы булачак: әсәр татар телендә язылган һәм рус, инглиз һәм гарәп телләренә тәрҗемә ителгән.

Китапның төп персонажы - милли татар герое, ул үзендә халыкның барлык легендаларын, мифларын, риваятьләрен берләштергән, үткәннең традицияләрен һәм хәзерге заман актуаль таләпләрен  бәйләүче буын.

Тәкъдир итүдә «Туган Батыр» китабының авторы, мәдәни татар прозаигы, драматург Зөлфәт Хәким һәм проект авторы, «Туган Батыр» бренды, «Туган авылым» милли комплексын гамәлгә куючы Радик Абдрахманов чыгыш ясаячак.

Адрес: ТР Милли китапханәсе, күргәзмә залы (1 кат), Пушкин ур., 86

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International