Казанның Киров районында «Бишбалта осталары» һәйкәленә чәчәкләр салдылар

2022 елның 23 июле, шимбә

«Адмиралчылык бистәсе борынгы Бишбалта җирлеге территориясендә төзелә. Анда яшәүчеләр агач осталары булган. Алга таба илебез флоты төзелеше шушы җирлекнең гасырлар буена тупланган осталары тәҗрибәсенә таянды», - дип билгеләп үтте мәдәният министры Ирада Әюпова «Бишбалта осталары» һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында.

Бүген Николай Столяров исемендәге паркта "Бишбалта осталары" һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды. Тантана "Император Петр I реформалары. Тарихи мирас һәм заманчалык" төбәкара фәнни-тикшеренү форумы кысаларында үтте. .

Анда «Елисаветино-Сергиев агарту җәмгыяте» хәйрия фондының Күзәтүчеләр советы рәисе Анна Громова, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, һәйкәлне куюда башлап йөрүче һәм меценат Гәрәфетдин Хисаметдинов, скульптор Зөлфия Мөхәммәдьянова катнашты.

Идел буе Болгар һәм Казан ханлыгы заманыннан бирле Адмиралчылык бистәсенең хәзерге территориясендә борынгы авыл булган, анда яшәүчеләр үзләренең сәүдә корабларын төзегән. “Бишбалта” җирлеге Казан Ханлыгы чорыннан ук билгеле.

Мәдәният министры Ирада Әюпова мондый инициативаларның мөһимлеген билгеләп үтте һәм Гәрәфетдин Хисаметдиновка Казанның Адмиралчылык бистәсенең тарихи мирасын торгызу һәм “Бишбалта осталары” һәйкәлен урнаштыруда актив эше өчен рәхмәтен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International