ТР Милли китапханәсендә Мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган концерт узды

2022 елның 25 марты, җомга

25 март көнне Мәдәният хезмәткәрләре көнендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Россия халыкларының мәдәни мирасы елын ачуга багышланган концерт узды.

Концертта Татарстан Республикасының танылган иҗат коллективлары катнашты. Концертны Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле ачты.

Программада шулай ук «Верес» ансамбле, «Млада» балалар фольклор ансамбле, шулай ук чуаш, керәшен, удмурт, мари, мордва телләрендә чыгыш ясаучы милли коллективлар да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International