2022 елның 25 мартында Казан Ратушасында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәният һәм сәнгать Советының утырышы булып узды. Россия Федерациясендә бу көн Мәдәният хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Мәдәният һәм сәнгать Советы әгъзалары, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының мәдәният комитеты рәисе Елена Ямпольская, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, республиканың алдынгы мәдәният учреждениеләре һәм муниципаль районнарның мәдәният идарәләре җитәкчеләре катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан кунакларга Татарстан Республикасы Милли музее фондларыннан "Вакыт сызыгы. Мәдәният" күргәзмәсе тәкъдим ителде. .
Утырыш башында Рөстәм Миңнеханов барлык катнашучыларны һөнәри бәйрәмнәре - Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлады.
Утырыш барышында мәдәни мирасны саклау, 2030 елга кадәр республика мәдәниятен үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру, кадрлар әзерләү һәм мәгариф өлкәсен үстерү, мәдәният учреждениеләрен ресурслар белән тәэмин итү, яңа шартларда Россия җәмгыяте үсешенең төп нигезләре мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстанда 10-14 яшьлек балалар өчен "Тукай картасын" булдыру турында чыгыш ясады. Әлеге фикерне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ ФС Дәүләт Думасының мәдәният комитеты рәисе Елена Ямпольская да хуплады.
Мәдәният хезмәткәрләре көне дәүләт бүләкләрен тапшыру, Россия халыкларының мәдәни мирасы елын ачу концерты һәм Татарстан мәдәният учреждениеләрендә күпсанлы тантаналы чаралар белән дәвам итте.