Кадерле хезмәттәшләребез! Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре!

2022 елның 25 марты, җомга

25 март көнне без тырыш хезмәт куючы һәм югары дәрәҗәдә илебезнең һәм республикабызның бөек мәдәни мирасын кадерләп саклаучы,  камилләштерүче һәм популярлаштыручы мәдәният өлкәсендә хезмәт куючыларны тәбриклибез.

Сез җәмгыятьнең рухи-әхлакый нигезләрен ныгытуда һәм мәдәни мәгърифәтнең бурычларын тормышка ашыруда зур өлеш кертәсез. Һәр шәхеснең тормышы сезнең ярдәм белән рухи яктан бай һәм күпкырлы юнәлеш ала.

Мәдәният, гомуммилли байлык буларак, иң көчле иҗади потенциал һәм киләчәк буынны тәрбияләүдә төп нигез булып тора. Күпмилләтле мәдәниятебез гасырлар буе формалашты һәм камилләште. Бүген көндә ул төрле халыкларның үзенчәлекле традицияләрен һәм мәдәни гореф-гадәтен, даһи әсәрләрне, сәнгатьнең яңа формаларын һәм меңләгән мәдәният хезмәткәрләренең иҗади җимешен үз эченә алган.   

Сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә республикада мәдәният югары дәрәҗәдә саклана һәм Татарстан халкының горурлыгы булып тора. Сезнең талантыгыз һәм хезмәтегезгә булган тугърылыгыгыз ярдәмендә без бергәләп югары һөнәри нәтиҗәләргә ирешүне дәвам итәрбез дип ышанам.

Сезгә иҗади уңышлар, нык сәламәтлек, чиксез энергия, иминлек, гаилә бәхете телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International