25 март көнне мәдәният, сәнгать һәм кинематография хезмәткәрләренә ТР дәүләт бүләкләре тапшырылачак

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

25 март 15:00 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында мәдәният, сәнгать һәм кинематография хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узачак. 
Тантаналы чарада Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Мәдәният комитеты рәисе Елена Ямпольская һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашачак!
Тантана һөнәри бәйрәмгә - Мәдәният хезмәткәрләре көненә багышлана.
Журналистларны һәм ММЧ вәкилләрен тантанага чакырабыз!
Белешмәләр өчен телефон: +7(927)031-04-42, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм җәмәгать оешмалары белән хезмәттәшлек бүлеге белгече Даниил Плаксин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International