Бүген скульптор Гадел Хәлиуллинның «Үземә таба юл» 4 көнлек уникаль күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмәнең концепциясе 10 хезмәтне берләштерә, аның мәгънәсе: «Үземә таба юл - һәркайсыбызның мөһим бердәнбер юлы». Күргәзмә Мәскәү урамы, 35 адресы буенча “Dali” ресто-киңлегендә уза. Керү ирекле.
Гадел Хәлиуллин - Казан Федераль Университеты бинасында урнашкан «Су Анасы» һәм «Шүрәле» скульптур композицияләрен булдыручы.
Скульптор тарафыннан ясалган Советлар Союзы Геройлары һәм Дан орденының тулы кавалерлары бюстлары Тәтеш шәһәрендә Дан аллеясында урнаштырылган. Иосиф Бродский һәм Игорь Северянинның бюстлары Россия Язучылар берлегендә урнашкан.