Казан яшь тамашачылар театры Ярославльдә гастрольләрен тәмамлады

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

Казан яшь тамашачылар театры Ярославльнең В.С.Розов исемендәге яшь тамашачылар театрында узган "Зур гастрольләр"дән кайтты.  . Гастрольләр 16-20 мартта үтте һәм «РОСКОНЦЕРТ» ФДБМУ тарафыннан Россия мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы нигезендә оештырылды.

​​​​​​​​​​​​​​​​​​​​​​​​​ Ярославль театры сәхнәсендә «Джельсомино в стране лжецов» (Д. Родари), «Папамамалогия» (Г. Остер), «Остров сокровищ» (Р.Л. Стивенсон), "Nедоросль" (Д.И. Фонвизин: «Здравствуйте, я ваша тетя» (Б. Томас) спектакльләре куелды. Театрда 5500дән артык тамашачы җыелды.
Казан яшь тамашачы театры гастрольләре театрның 90 еллыгына багышланды, юбилей 2022 елның 30 ноябрендә билгеләп үтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International