Татарстан шәһәрләрендә Татарстан Республикасы дәүләт халык уен кораллары оркестры «Пушкин картасы» программасы буенча концертлар куячак

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

РФ халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, профессор Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге ТР дәүләт халык уен кораллары оркестры “Пушкин картасы” программасы буенча яшьләр һәм балалар өчен күчмә концертлар сериясен башлый.
Коллектив Татарстан Республикасының төрле районнарында белем бирү һәм мәгариф учреждениеләре укучылары өчен концертлар бирәчәк. 
ТР дәүләт халык уен кораллары оркестрының күчмә концертлар сериясенең беренче чыгышы 24 мартта Баулы шәһәрендә узачак. Оркестрның чыгышлары 31 март көнне Яр Чаллы, 8 апрельдә Бөгелмә, 15 апрельдә Әлмәт шәһәрләрендә дәвам итәчәк.
14 яшьтән 22 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләр өчен «Кино авазы: саундтреклар тамашасы» кызыклы музыкаль программа яшь буынның күңелен күтәрү учен генә түгел, халыкка җиткерү өчен дә куела. ТР дәүләт халык уен кораллары оркестрының концертларын "Пушкин картасы" буенча Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә карарга мөмкин.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International