2022 елның 25 марты 10:00 сәгатьтә Казан Ратушасында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәният һәм сәнгать советы утырышы узачак. Россия Федерациясе бу көнне мәдәният хезмәткәрләре көнен билгеләп үтелә.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, мәдәният һәм сәнгать Советы әгъзалары, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының мәдәният буенча комитеты рәисе Елена Ямпольская, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, республиканың профильле ведомстволары һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре катнашачак.
Утырыш кысаларында Татарстан Республикасында мәдәният үсеше һәм Россия халыкларының мәдәни мирасы елын гамәлгә ашыруның өстенлекле юнәлешләре, шулай ук тармакны үстерүнең заманча тенденцияләре турында фикер алышу планлаштырыла.
Журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәният һәм сәнгать Советы утырышында катнашырга чакырабыз.
Аккредитацияне 24 мартка кадәр түбәндәге почта аша узарга мөмкин: Daniil.Plaksin@tatar.ru.(Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәният һәм сәнгать Советы утырышына дигән билге кую сорала).