Татарстан Республикасы Дәүләт Советында татар телен саклау һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Комиссиянең киңәйтелгән утырышы булды

2022 елның 22 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү Комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булып узды. Утырышта  республиканың ведомство җитәкчеләре Татарстан халыкларының туган телләрен үстерү буенча башкарылган эшчәнлек һәм планнары турында сөйләделәр.
Комиссия утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү Комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Комиссия эшчәнлеге турында - татар телен куллану өлкәсен киңәйтүе һәм туган телдә коммуникатив аралашуны популярлаштыру белән актив шөгыльләнүен дәвам итә, дип билгеләп үтте.
ТР мәдәният министры Ирада Әюпова дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде. Узган ел Татарстанда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елында 450 мәдәни чара уздырылган. Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Фәннәр академиясе, Россия төбәкләрендә татарларның милли-мәдәни автономияләре белән берлектә татар халкының күренекле вәкилләре юбилейларына, Россия төбәкләрендә Сабантуй бәйрәмнәренә багышланган чаралар үткәрелгән. Татарстанның матди булмаган мәдәни мираслары реестрына 50 объект кертелгән. "Татарстанның электрон китапханәсе" платформасында татар язучыларының 90 мең китабы цифрлаштырылды һәм урнаштырылды, - дип ассызыклады министр.
Министрлык милли-мәдәни инициативалар белән хезмәттәшлеккә, грант ярдәменә, мәдәният өлкәсенә яңа практикалар кертүгә аерым игътибар бирә, дип өстәде министр. Әйтик, 2021 елда Министрлык бинасында мәдәни инициативаларга грант ярдәме күрсәтү буенча күпсанлы мәктәпләр һәм интенсивлар узды.
Ирада Әюпова Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында узачак мәдәни чаралар планына аерым игътибар тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International