2022 елның 24 мартыннан 2 апреленә кадәр ТР “Республика балалар китапханәсе” дәүләт бюджет мәдәният учреждениесендә Бөтенроссия балалар китабы атналыгы башлана. Бу ватан балалар әдәбиятында иң мөһим вакыйгаларның берсе, аның сиксән еллык тарихы бар. Бу көннәрдә балалар китапларына багышланган чаралар үткәрелә. Быел Бөтенроссия балалар китабы атналыгы Корней Чуковскийның тууына 140 ел тулуга багышланган.
Акциянең төп максаты Россия китапханәләренең һәм язучыларының ролен алга сөрү, илебез халыкларының мәдәниятен һәм әдәбиятын саклап калу һәм үстерү. 2022 ел илебездә Россия халыкларының сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елы дип игълан ителде.
«Балалар китабы атнасы»н үткәрү идеясе 1943елда балалар язучысы Лев Кассиль инициативасы белән барлыкка килгән.
Авыр сугыш елларында балалар язучылары сабыйларны рухландыру һәм сөендерү максатыннан 1943 елның 26 мартында бәйрәм оештырырга карар кылганнар. Әлеге чарада Самуил Маршак, Корней Чуковский, Лев Кассиль, Агния Барто, Сергей Михалков һәм башкалар катнашкан. Язучылар шигырьләр, әсәрләреннән өзекләрен укыганнар, үзләренең иҗатлары белән уртаклашканнар, балаларның сорауларына җавап биргәннәр, күңелле әдәби уеннар үткәргәннәр. Ул нибары бер көн дәвам иткән. Ләкин бер көннең аз булуы шул вакытта ук аңлашылган һәм 1944 елдан әлеге бәйрәмне бер атна дәвам итәргә карар кылганнар. Аны күп еллар буе Корней Иван улы Чуковский алып барган.
50 нче еллар ахырыннан бирле акцияне бөтен Советлар Союзында бөек илебезнең барлык почмакларында уздырганнар. Татарстанда "Балалар китабы атнасы" беренче тапкыр Республика балалар китапханәсендә 1946 елда бәйрәм ителгән.
Бөтенроссия балалар китабы атнасына ТР ДБМУ «Республика балалар китапханәсе» нәни китап укучылар өчен кызыклы һәм файдалы программа әзерләде:
Язучылар, шагыйрьләр һәм шагыйрәләр Вера Хәмидуллина, Йолдыз Шәрәпова, Олеся Феоктистова, Ольга Кузьмичева - Дробышская һәм башкалар белән әдәби очрашулар;
-кызыклы китап күргәзмәләре;
-танып белү викториналары;
-Республика балалар китапханәсенең иҗат остаханәсендә җылы һәм кызыклы очрашулар;
-дискуссион киноклуб!
Безнең чараларны күрергә килегез һәм дусларыгызны да чакырыгыз! Чаралар кызыклы, масштаблы, танып белү, ә иң мөһиме - әдәби булачак! Сезне Республика балалар китапханәсендә күрергә чын күңелдән шатбыз!
Тулы программа һәм чараларны уздыру тәртибе турында рәсми сайтта: http://rdb.tatar/, 8 (917) 234-28-03 телефоны аша яисә https://t.me/rdb_rt81 телеграм каналда танышырга була.