Казан дәүләт мәдәният институтында «Театр атнасы» башланды

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

21-28 март көннәрендә Казан дәүләт мәдәният институтында “Театр атнасы” уза.
Иҗади проектның ачылу тантанасы 2022 елның 21 мартында 16.00 сәгатьтә мәдәният институтының концертлар залында узачак. 
Институт фойесында Татарстан Республикасы театр күргәзмәсе һәм дәүләт драма һәм курчак театрлары экспонатлары куелачак.
Проектның программасы буенча «Театр атналыгы» дәвамында театр иҗат кафедрасы профессорлар-укытучылары тарафыннан актерлар осталыгы, сәхнә сөйләме һәм сәхнә хәрәкәте буенча мастер-класслар үткәрү планлаштырыла. 
Театраль педагогика өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу максатларында 2022елның 24 мартында 10.00 сәгатьтә «NEXT буыны театраль сәнгатне үстерүнең заманча тенденцияләре» темасына түгәрәк өстәл узачак.
«Театр атнасы» иҗади проектының «Ябылу тантанасы» 2022 елның 28 мартында 15.00 сәгатьтә Казан дәүләт мәдәният институтының концертлар залында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International