2022 елның 11 мартында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре буенча комиссия утырышы булды, ул 2022 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен алуга тәкъдим ителгән әсәрләрне һәм эшләрне карауга багышланган иде.