Казанда «Нуриев сезоны» Халыкара мәдәни проект старт алды

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

«Нуриев сезоны» Халыкара мәдәни проект быел 10-27 мартта Мәскәү, Уфа һәм Казан шәһәрләрендә уза.

23-27 мартта “Мир” кинотеатрында “Нуриев сезоны” проекты кысаларында тамашачылар артист турында документаль фильмнар күрә алачак, әлеге проектны оештыручылар, фильм һәм китапларның авторлары, Татарстан сәнгать эшлеклеләре белән очрашуларда катнаша алачаклар. Фестиваль көннәрендә Рудольф Нуриевның  фотосурәтләре күргәзмәсе, балет артистларыннан мастер-класслар, Нуриев турында китаплар тәкъдир итү булачак.

Проект «Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы, «Башкортостан - Италия» берлеге фонды, «Свой почерк» Мәскәү кинокомпаниясе, ТР Мәдәният министрлыгы һәм «Татаркино» мәдәният учреждениесе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

"Нуриев сезоны" проектының барлык чараларына керү бушлай.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International