«Нәүрүз» халыкара форумына теркәлү башланды

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе

Быел 6-12 июньдә Казанда VII Халыкара «Нәүрүз» театр-белем бирү фестиваль-форумы узачак.
Форум онлайн һәм офлайн форматта узачак.

Форумда катнашучылар өчен театр педагогикасы, актерлык осталыгы, курчак театры режиссеры һәм актерлар сәнгате буенча мастер-класслар, менеджмент, PR-технология, сценография, театр тәнкыйте, әдәби бүлек һәм театрның сәнгати куелышы буенча лекция һәм семинарлар үткәреләчәк.
Теркәлү сайттагы сылтамада: https://kamalteatr.ru/projects/nauruz/vii-mezhdunarodnyy-teatralno-obrazovatelnyy-forum-festival-nauruz/

Фестиваль-форумны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы оештыра. Форумның партнерлары: Россия Федерациясе театр әһелләре берлеге һәм Татарстан Республикасы театр әһелләре берлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International