Татарстан «Пушкин картасы» буенча билетлар сатуда Россиянең иң яхшы төбәкләре бишлегенә керде

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск һәм Волгоград өлкәсе мәдәни учреждениеләре лидерлык позициясен били.  Бу хакта Россия Президенты Владимир Путинның Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмәсендә Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин хәбәр итте.

Хәзерге вакытта Татарстанда «Пушкин картасы» проекты кысаларында 207 учреждение, шул исәптән 43 дәүләт, 150 муниципаль, 14 шәхси учреждение һәм коммерцияле булмаган оешма эшли. Барлыгы 2438 мәдәни вакыйга урнаштырылган. Татарстанда программада катнашучы 330 меңнән артык яшь егет һәм кызлар теркәлгән.

Алдынгы рәтләрдә В.И.Качалов исемендәге Казан академия зур рус драма театры, Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, «Казан Кремле" музей-тыюлыгы, Татар дәүләт филармониясе лидерлык позицияләрен били.

Муниципаль учреждениеләр арасында лидерлар - «Нефтьче» мәдәният сарае, Саба район мәдәният йорты, Татарстан Республикасы Алексеев районы  мәдәният йорты. Яшьләр күргәзмәләр, спектакльләр, классик, этнофольклор, джаз музыкасы концертларына йөриләр, заманча сәнгать белән кызыксыналар.

Пушкин картасыннан файдалану өчен яшьләргә кесә телефонына «Госуслуги.Мәдәният» кушымтасын урнаштырып, дәүләт хезмәтләре порталы аша теркәлү узарга һәм «Пушкин картасы» н алырга кирәк. Кушымтада кызыклы мәдәни вакыйганы сайларга һәм шунда ук «МИР» түләү системасының виртуаль яки пластик картасы белән билет сатып алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International