Зөфәр Сәет улы 1949 елның 24 февралендә Казан шәһәрендә туа.
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында белем ала (1973 ел). Мәскәү шәһәренең "Сенеж" эксперименталь студиясендә шөгыльләнә. Пущино, Лениногорск шәһәрләре, Казанның "ЭВМ", "Радиоприбор" заводлары, Ленино-Кокушкино авыллары, Югары Ослан, Казанның Үзәк мәйданы, Марий Элда Татар мәдәни үзәге һәм башка бик күп оешмаларның сәнгатьчә бизәлеш эшләрен башкара.
Күргәзмә эшчәнлеге 1975 елда башлана. Бөтенсоюз, Бөтенроссия, зональ, халыкара һәм күп кенә республика һәм шәһәр күргәзмәләрендә катнаша.
Зөфәр Низамов 2013 елның 25 гыйнварында Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе исеменә лаек була.
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы Зөфәр Сәет улының туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.