Танылган музыка белгече һәм педагог Йолдыз Исәнбәт вафат

2021 елның 4 мае, сишәмбе

Татарстан һәм РФ композиторлар берлеге әгъзасы Йолдыз Исәнбәт 85 тулганда вафат булды.

Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, фәннәр кандидаты, музыка белгече Йолдыз Исәнбәт Казанда 1936 елда танылган татар язучысы һәм драматург Нәкый Исәнбәт гаиләсендә туа. 1962-1994 елларда Казан дәүләт консерваториясендә укыта, Музыка теориясе һәм татар музыкасы кафедрасын җитәкли. 1993-1996 елларда Татарстан Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе Институты фәнни хезмәткәре булып эшли, музыка тарихы һәм теориясенә багышланган фәнни мәкаләләр авторы.

Йолдыз Исәнбәт 5 май Казанның Иске Татар зиратында җирләнәчәк. Хушлашу сәг. 11:00 Казан шәһәре, Академик Кирпичников урамы, 12 йорт адресында узачак.

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы Йолдыз Исәнбәтнең туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International