Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Архангельск өлкәсе мәдәният министры вазифаларын башкаручы Наталья Бакшеева белән очрашты.
Җитәкчеләр концертлар, күргәзмәләр һәм китапханәләр эшчәнлеге буенча хезмәттәшлек итү перспективалары турында фикер алыштылар.
Мәдәният министрлары милли проектларны тормышка ашыру һәм яңа мәдәният йортлары төзү тәҗрибәләре белән дә уртаклаштылар.
Агымдагы елның көз айларында Татарстанда Дәүләт академия Төньяк рус халык хоры гастрольләре планлаштырыла, - диде Архангельск өлкәсе мәдәният министры вазифаларын башкаручы Наталья Бакшеева.
Ирада Әюпова очрашуда авыл клубларын һәм мәдәният объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау эшләре буенча, дөньякүләм мәдәни чаралар уздыру, цифрлы технологияләр кертү, яңа заманча яшьләр проектларын гамәлгә ашыру буенча республика лидерлар рәтендә булуы хакында сөйләде.