"Идел" яшьләр үзәгендә мәдәният хезмәткәрләренең республика форумы узачак

2021 елның 26 марты, җомга

29 март "Идел" яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре мәдәният хезмәткәрләренең «Софитлар яктылыгында» исеме астында ике көнлек республика форумы узачак.

Форумны ачу тантанасы сәг 10.00 булачак һәм чара «Мәдәният: проектлы алымнар – вакыт таләбе» панель дискуссиясе белән дәвам итәчәк.

Мәдәни чарада Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, проект фондлары вәкилләре катнашачак.

Катнашучыларга белем бирү программасы әзерләнгән, моннан тыш Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килгән танылган спикерлар Артем Затолокин, Жанна Котова, Виктория Дрючкова, Александр Максимов, Егор Ельчин мәдәният эшлеклеләренә мастер-класслар уздырачак.

Форумның беренче көне мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы һәм концерт белән тәмамланачак.

30 март Форум мастер-класслар белән дәвам итәчәк, катнашучылар үз проектларын тәкъдир итәчәкләр һәм «Мәдәни проектлар: мөмкин булганча» тренд-сессиясендә катнашачаклар.

Программа

Программада:

- «Проектлы идарә итү, дөньяны үзгәрткән алымнар»  воркшоп, Артем Затолокин;

- «Нәтиҗәле партнерлык инструментлары 2.0» мастер-класс, Жанна Котова;

– Public Talk «Краудфандинг: проектын башлап җибәрү инструкциясе», Егор Ельчин;

- Кейсбук «Креатив фикерләү, проект идеясе һәм барысы хакында да», Александр Максимов;

- СПИЧ-СЛОТ "Сөйләргә сөйлим!" үзпрезентация һәм имидж, Виктория Дрючкова.

Аккредитация: 89375269169, 5269169@mail.ru Диләрә Фәррахова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International