Эльмир Җәүдәт улы Низамов 1986 елның 24 декабрендә Ульян шәһәрендә туган. 2006 елда Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең композиция һәм музыка теориясе кафедрасы доценты. Россия Федерациясенең композиторлар берлеге әгъзасы, Татарстан композиторлар берлеге идарәсе әгъзасы.
Э.Низамов күпсанлы камера-инструменталь, симфоник һәм хор әсәрләре, романслар, җырлар авторы, кино һәм спектакльләргә музыка язган шәхес.
2013 елда Э.Низамовның зур симфоник оркестр өчен язылган «Небесное движение» исемле музыка әсәре ЮНЕСКО музыка буенча Халыкара советы һәм Европа тапшырулар союзы тарафыннан оештырылган «Заманча музыканың Халыкара трибунасы» конкурсында Россия данын яклады. 2016 елда шул ук әсәр Александр Сладковский җитәкчелегендәге Монте-Карло филармониясенең иң борынгы оркестры тарафыннан башкарылды.
2015 елда Э.Низамовның «Кара пулат» операсының премьерасы булып узды. Опера «Ел вакыйгасы» номинациясендә «Тантана» республика театр премиясенә лаек булды. 2017 елда «Музыкаль театрда композитор әсәре» номинациясендә Бөтенроссия «Алтын битлек» театр премиясе номинанты.
Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты (2015), Д.Кабалевский исемендәге Бөтенроссия композиторлар конкурсының I премиясе лауреаты (2017), «Партитура» Бөтенроссия яшь композиторлар конкурсы лауреаты (2020), «Милли телдә тулы метражлы уен фильмының иң яхшы композиторы» номинациясендә «Алтын тәлинкә» I төбәкара кинопремия (2020) һәм башка Халыкара, Россия һәм региональ музыкаль конкурслар җиңүчесе.
Э.Низамовның иҗаты төрле жанрларда эшли белүе, академик музыка алымнарын милли фольклор элементлары белән берләштерү осталыгы белән аерылып тора.
Композиторның әсәрләрен Россия һәм чит ил симфоник һәм камера оркестрлары, заманча музыка ансамбльләре башкара.