Казанда I Республика милли мәдәни «Радуга» - «Салават күпере» балалар-яшүсмерләр фестивале узды

2013 елның 22 апреле, дүшәмбе

21 апрельдә Казанда I Республика милли мәдәни «Радуга» - «Салават күпере» балалар-яшүсмерләр  фестивале узды. Анда Татарстан Республикасы шәһәрләреннән һәм районнарыннан яшь башкаручылар, шулай ук  балалар һәм яшьләр коллективлары катнашты.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Халыклар ассамблеясе һәм Татарстан Халыклар дуслыгы йорты гамәлгә куйган фестиваль 26 апрельдә бәйрәм ителә торган Туган тел көненә багышланган һәм Татарстан Республикасының күпмилләтле мәдәниятен яшь буын карашыннан чыгып сурәтләү максатында оештырылган иде.

Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә узган йомгаклау концертында яшь башкаручылар үзенчәлекле милли мәдәниятебезне, әдәби һәм шигъри образларны, Татарстан тарихын, милли костюмнарны, һәм инде үзләренең чиксез иҗат мөмкинлекләрен чагылдырырга тырыштылар. Филармония фойесында  рәсем күргәзмәсе оештырылган, анда да милли мотивлар, туган як күренешләре, халыклар дуслыгы тематикасына өстенлек бирелгән иде.

Мәгълүмат өчен: 237-97-88

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International