Муса Җәлилнең Музей-фатирында “Кызыл ромашка” клубының «Һәйкәл булып җыры калды...» дигән чираттагы утырышы уза

2013 елның 19 апреле, җомга

25 апрельдә 14.00 сәгатьтә Муса Җәлилнең Музей-фатирында “Кызыл ромашка” клубының «Һәйкәл булып җыры калды...» дигән чираттагы утырышы уза. Ул  шагыйрьнең Моабит циклы шигырьләре басылып чыгуга 60 ел тулуга багышлана.

1953 елның апрелендә  «Литературная газета» битләрендә  Муса Җәлилнең Моабит дәфтәре циклыннан И. Френкель тәрҗемәсендә кайбер шигырьләр басылып чыга.  Бу вакыйга Муса Җәлилне иҗади реабилитацияләүгә этәргеч биргән вакыйга була. 1956 елда шагыйрьгә үлеменнән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Муса Җәлилнең Моабит төрмәсендә язган шигырьләре тупланган дәфтәрләрне камерадашлары Туган илгә алып кайта. 1946 елның  мартында гарәп шрифтында язылган 60 шигырь кергән дәфтәрне Казанга Нигъмәт Терегулов китерә. Тагын бер елдан, 1947 елның апрелендә Брюссельдәге Совет консуллыгы шагыйрьнең  Бельгия каршылык хәрәкәтендә катнашкан Андре Тиммерманс тапшырган тагын 50 шигыре кулъязмасын җибәрә.   

 1966 елда ике дәфтәр дә ТАССР Дәүләт музеена саклауга тапшырыла.

Мәгълүмат өчен телефоннар: 238-50-48, 292-32-18.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International