Хөрмәтле дуслар!
Сезне чын күңелдән Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне белән тәбрик итәм.
Бу бәйрәм кешелек тарихы дәвамында халыклар тырышлыгы белән тудырылган мәдәни мирасны саклау зарурлыгын тагын бер кат җәмәгатьчелек хәтеренә төшерергә тиешле.
Татарстан – Россиянең иң эре тарихи һәм мәдәни үзәкләреннән берсе. Төрле диннәр вәкилләре үзара тату яшәгән күп гасырлар дәвамында биредә кабатланмас матди һәм мәдәни ядкәрләр тудырылган. Алар Россия һәм дөнья мәдәниятенең алтын фондына кертелде. Республикабыз җитәкчелеге әлеге милли хәзинәбезне саклап калу проблемасына аеруча зур әһәмият бирә. Глобальләшү процесслары көчәйгән һәм аларның милли мираска йогынтысы арткан хәзерге шартларда бу бигрәк тә шулай. Тарихи мираска һәм милли хәзинәләребезгә сакчыл мөнәсәбәттә булу зарурлыгы Татарстан Республикасы Дәүләт милли сәясәте концепциясендә төп принципларның берсе буларак урын алды.
Бу бәйрәм көнендә мин һәр кешегә бай тормыш тәҗрибәсе туплау насыйп булсын иде, дигән теләктә калам. Бүгенге уңышларыбыз өчен күп очракта үткәннәргә бурычлы булуыбызны онытмыйк!
Мәдәни мирасны саклап калу өлкәсендә хезмәт куйган һәр белгечкә олы рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Үзен шушы игелекле эшкә багышлаган һәм мәдәни мирасыбызның язмышына битараф булмаган һәркемгә иҗади егәр, рухи күтәренкелек телим. Безнең мәдәни мирасыбыз һәрчак дәүләт һәм җәмәгатьчелек кайгыртуында булачак дип ышанам.