“Әкият” татар дәүләт курчак театры Төркиянең Иске шәһәрендә узачак Халыкара Курчак театрлары фестивалендә катнаша. Ул 23–25 апрельдә оештырыла. Театрның татар труппасы артистлары Сәлах Хөснинең «Камыр батыр» спектаклен күрсәтәчәк. Бу спектакль белән театр күп кенә халыкара конкурсларда катнашкан иде инде.
Спектакльнең режиссеры Илдус Зиннуров, рәссамы Валентина Губская, композиторы Луиза Батыр-Болгари.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте