12 апрельдә Кәрим Тинчурин театрында “Сүнгән йолдызлар” спектакле премьерасы булды. Ул Кәрим Тинчурин пьесасы буенча куелган, музыкасын Салих Сәйдәшев иҗат иткән.
Спектакльне сәхнәгә Резедә Гарипова куйды, сәнгать җитәкчесе – Рәшит Заһидуллин.
Театрның баш режиссеры бу спектакльгә өч тапкыр мөрәҗәгать итте. Беренче тапкыр ул бу спектакльне 1999 елда куйды. Аннары 2011 елда Анкарада аны төрек тамашачысы төрек телендә карады. Менә хәзер, ике ел вакыт узгач, “Сүнгән йолдызлар” яңадан сәхнәдә. Алдагыларыннан ул куелышы белән бик нык аерыла.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте