16 апрельдә 18.00 сәгатьтә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Алсу Гайнуллина белән иҗади очрашу узачак

2013 елның 12 апреле, җомга

16 апрельдә 18.00 сәгатьтә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Алсу Гайнуллина белән иҗади очрашу узачак.

Очрашуда спектакльләрдән өзекләр күрсәтеләчәк, артистка тамашачыларның сорауларына җавап бирәчәк. Керү – ирекле.

Белешмә:

Алсу Гайнуллина Татарстанның Чүпрәле районы Чүпрәле авылында туа. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрына эшкә 1974 елда – Казан театр училищесын тәмамлаган елны чакырыла. Театрда 40 ел эшләү дәверендә ул татар, рус һәм дөнья драматургиясе пьесалары буенча куелган спектакльләрдә төрле пландагы бихисап роль башкарып, үзенең артистлык осталыгын ачып бирә алды. Аның Шәфика (“Я кайтырбыз, я кайтмабыз” А.Гыйләҗев), Зөһрә (“Мулланур Вахитов” Н.Исәнбәт), Динә (“Үзенә хыянәт итсәң” Д.Вәлиев), Гөлфирә һәм Йөзембикә (“Әлдермештән Әлмәндәр” Т.Миңнуллин), Гөлчирә (“Ташкыннар” Т.Гыйззәт), Сәрвәр (“Сүнгән йолдызлар” К.Тинчурин), Гөләндәм (“Талак, талак” Х.Вахит), Валентина (“Әниләр һәм бәбиләр” Т.Миңнуллин), Гайни (“Бәхетсез егет” Г.Камал), Мөршидә (“Казан сөлгесе” К.Тинчурин) һәм башка рольләре артистның шәхси һәм иҗади үзенчәлеге белән сугарылган. Классик репертуарда иҗат иткән Кеккин (“Хатыннар гайбәте” комедиясе, К.Гольдони), Анджела (“Болан-патша” трагикомедиясе К.Гоцци), Эльмира (“Тартюф” комедиясе, Ж-Б.Мольер), Катарина (“Тискәрегә авызлык” комедиясе, У.Шекспир), Клеопатра – (“Антоний һәм Клеопатра” трагедиясе У.Шекспир) рольләре, һичшиксез, – актрисаның уңышы.

Киңкырлы сәләткә ия булган актриса классик репертуарда югары баскыч булып саналган иң авыр рольләрнең берсе – А.Островскийның “Бирнәсез кыз”ындагы Ларисаны башкара алды. Бу роле өчен Алсу Гайнуллина Россиянең Дәүләт премиясенә лаек булды. Аның Миңнурый (“Йөрәк маем” Т.Миңнуллин), Нина (“Илгизәр+Вера” Т.Миңнуллин), Роза – (“Гаугали гаилә” Эдуардо де Филиппо), Зөләйха (“Яра” А.Гыйләҗев) рольләре дә аерым игътибарга лаек. Хәзер дә Алсу Гайнуллина иҗат белән ныклап шөгыльләнүен дәвам итә. Аның Буретта (“Кара чикмән” Г.Хугаев), Мәрҗән Даянова (“Гөлҗамал” Н.Исәнбәт), Наташа (“Курчак туе” М.Гыйләҗев Р.Хәмид), Гайшә (“Арбалы хатыннар” З.Зәйнуллин) рольләре театрның хәзерге репертуарының йөзек кашы булып тора.

Быел Алсу Гайнуллина Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъва итә.

Артист белән иҗади очрашу 16 апрельдә 18.00 сәгатьтә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында узачак. Адресы – Щапов урамы, 37 йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International