15 апрельдә Г.Тукайның Әдәби музее традицион “Төп нөсхә көне”ндә катнашырга чакыра.
“Ядкәрләрдә – Тукай рухы” чарасы быел татар халкының даһи улы вафатына 100 ел тулуга багышлана. Музей кунакларына шагыйрь үзе исән чакта алынган фотосурәтләр, аның шәхси әйберләре, сирәк басмалары, кулъязмалары, аның белән бәйле рәсми кәгазьләр күрсәтеләчәк.
Шагыйрьнең күп кенә шәхси әйберләре куелган даими экспозициядән тыш бу көнне музей кунакларына Тукайның түбәтәе (ул аны киеп 1908 елда рәсемгә төшкән), ул үзе Петербургта сатып алган, металлдан ясалган стакан, “Аң” журналы мөхәррире Әхмәтгәрәй Хәсәни бүләк иткән көмеш каптырмалар, матбугатта басылып чыккан беренче язмасы өчен гонорарына алып апасы Газизәгә бүләк иткән фаянс тартмачык, шагыйрьнең юл кәрҗине, Петербургның татар мәктәбе укучылары аңа бүләк иткән кара савыты күрсәтеләчәк.
Татарстанның Милли архивы “Төп нөсхә көне”ндә күрсәтү өчен махсус шагыйрьнең тууы турындагы язма теркәлгән Кушлавыч авылы метрикә кенәгәсен, Сәхибҗамал-Гыйззәтуллинага багышлап шагыйрьнең үз кулы белән язылган шигырьне, “Г.Тукаев шигырьләре” җыентыгына арест салу турында жандармерия документларын бирде.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе шагыйрьнең үзе исән вакытта басылып чыккан китапларыннан күргәзмә тәкъдим итә.
Элемтә өчен телефоннар: 293-17-66, 293-17-50292-32-18, httр://www.tatar.museum.ru.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте