15 апрельдә Казанда Г.Тукайның вафатына 100 ел тулуга багышланган чаралар уза

2013 елның 10 апреле, чәршәмбе

15 апрельдә Казанда Г. Тукайның вафатына 100 ел тулуга багышланган чаралар уза.  

Программада – Клячкин хастаханәсе янында митинг, Клячкин хастаханәсендәге Тукай вафат булган палатадагы истәлек тактасына, шагыйрьнең Казандагы һәйкәлләренә чәчәкләр кую. Татарның бөек улын искә алу чаралары аның кабере янында, музеенда һәм Татарстан Язучылар Берлегендә дә узачак.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International