10 апрельдә «Мир» кинотеатрында «Казан Халыкара мөселман кинофестивале кайтавазы» программасы ачыла . Кунакларга һәм тамашачыларга 2012 ел фестивалендә «Иң яхшы тулы метражлы уен фильмы сценарие» номинациясендә җиңү яулаган «Адәм улы Абу» («Абу, сын Адама») (Һиндстан) фильмы күрсәтеләчәк. Башлана 19 сәгатьтә.
Мәккәгә хаҗ кылу теләге белән яшәгән ирле-хатынлы карт белән карчык турындагы картинаны тәнкыйтьчеләр «Чын Иман турында гади һәм аңлаешлы тарих», дип бәяләделәр.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте