15-17 апрель көннәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасында Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры гастрольләре үтәчәк.
Гастроль программасында тамашачының һәм театр белгечләренең игътибарын яулаган, төрек драматургы Түҗәр Җүҗәноглу әсәре буенча театрның баш режиссеры Дамир Сәмерханов сәхнәләштергән «Ташкын», Әхәт Гаффар пьесасы буенча куелган «Бер картлыкта, бер яшьлектә», Туфан Миңнуллин драмасы буенча куелган «Мулла» спектакльләре бар. 15, 16 апрель көннәрендә көндез Гаяз Исхакый әсәрләренә нигезләнеп куелган «Сөннәтче бабай» спектакле дә уйналачак.
«Бер картлыкта, бер яшьлектә» спектакле Минзәлә театрында 80нче елларда барган һәм иң күп тамашачы җыйган спектакльләрнең берсе. Яңа куелыш – яшь режиссер Дамир Сәмерхановның узган заманга яңача карашы. Спектакльгә нечкә ирония, халыкчанлык һәм музыкальлек хас. «Мулла» спектакле Минзәләдә 2009 елда куелган иде. Куелган көннән алып спектакльдә өч Әсфәндияр мулла алышынды. Яңа куелышта баш рольне «Тантана -2012» театраль премиясенең «Дебют» номинациясе җиңүчесе Ильяс Закиров башкара.
Хөрмәтле журналистлар! Сезне 11 апрельдә 14 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Утырышлар залына, театр гастрольләренә багышланган матбугат конференциясенә чакырабыз.
Матбугат конференциясендә ТР Мәдәният министрлыгының профессионал сәнгать бүлеге җитәкчесе Зөлфирә Салехова; театр директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Шәймәрданов; Минзәлә театры актрисасы Эльмира Гәрәева катнаша.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте