Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачылар театры чираттагы гастрольләре белән Башкортстан республикасына юл ала. 17-19 апрельләрдә Уфа тамашачысына алты спектакль күрсәтеләчәк.
Туфан Миңнуллинның “Нигез ташлары” комедиясен инде Татарстан тамашачысы үз итеп өлгерде. Кариевлылар бу тирән эчтәлекле спектакльләрен күрше республика тамашачысына да күрсәтергә ниятли. Моннан тыш, Рәшит Ваһаповның 100 еллыгына багышланган, инде Уфа тамашачысы яратып кабул иткән “Умырзая” (Ренат Харис), Вильям Шекспирның “Тисәрегә-авызлыгы”, Нәкый Исәнбәтнең “Җиде кыз”ы, Рафис Корбанның “Бүре һәм кәҗә”се, Фәнәвил Галиевның ( Галимҗан Ибраһимов әсәре буенча) “Алмачуар”ы да тәкъдим ителәчәк.
Спектакльәр Уфа дәүләт татар “Нур” театры бинасында уйнала.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте