6 апрельдә Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар конкурсының зона турын уздырды. Республиканың Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Сарман районнарыннан һәм Башкортостанның Октябрьский шәһәреннән килгән гармунчылар үз осталыгын күрсәтте.
Конкурста катнашучылар осталыгын мәртәбәле жюри бәяләде. Конкурсның әле тагын ике зона туры буласы бар: 12 апрельдә Казанда (“Сәйдәш” мәдәният үзәгендә) һәм 13 апрельдә Мамадыш шәһәрендә (район Мәдәният сараенда), ә аннан соң 17 майда Арча шәһәренең Мәдәният йортында III тур и Гала-концерт булачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте