Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм милли программалар бүлегендә Габдулла Тукайның тууына 127 ел тулуга багышланган күргәзмә эшли

2013 елның 8 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм милли программалар бүлегендә татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның тууына 127 ел тулуга багышланган, китапханә фондларыннан алынган экспонатлардан төзелгән күргәзмә ачылды. Анда Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты турындагы әсәрләр, замандашларының истәлекләре куелган. Тукайның төрле телләрдә нәшер ителгән хезмәтләре экспозициядә күренекле урын тота.  

Күргәзмә апрель ахырына кадәр эшләячәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International