Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев 1 – 16 апрельдә Мәскәүдә Россиянең “Алтын битлек” милли театр премиясе-фестивале жюрие эшендә катнаша.
19 нчы “Алтын битлек” фестивале 28 гыйнвардан 15 апрельгәчә уза. Номинантлар исемлеген формалаштырганда эксперт советы Россиянең төрле шәһәрләре театрларларында һәм тасмага яздырылган 608 спектакль карады. Кызганыч, быел Татарстан театрлары номинантлар исемлегендә күрсәтелмәгән.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте