Мәскәүнең «РИА Новости» Халыкара мультимедиа матбугат үзәгендә “Ел матбугат үзәге – 2012” V Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде

2013 елның 8 апреле, дүшәмбе

5 апрельдә Мәскәүнең «РИА Новости» Халыкара мультимедиа матбугат үзәгендә “Ел матбугат үзәге – 2012” V Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде.

“Ел матбугат үзәге” Россия PR-тармагындагы иң эре вакыйгаларның берсе. Ул “Пресс-служба” журналы тарафыннан гамәлгә куелды һәм инде бишенче мәртәбә үткәрелде.

Быел оештыручыларга Россиянең 60 шәһәреннән 325 заявка килгән. Җиңүчеләр 15 номинация буенча бүләкләнде. Моңа өстәп генераль иганәче “РИА Новости”үзенең 8 номинациясен булдырган.

“Үзенең биш еллык юбилеенда конкурс халыкара дәрәҗәгә чыкты. Катнашучылар сан ягыннан гына түгел, тәкъдим ителгән проектлар сыйфат ягыннан да күзгә күренеп яхшырды. Шунысы да сөенечле: танылган эре компанияләр дә безнең конкурска теләп катнаша башладылар”.

Әлеге тантаналы чарада Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Рузилә Мөхәммәтова да катнашты.

Исегезгә төшереп үтәбез: ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге “Дәүләт оешмаларындагы иң яхшы PR-проект” номинациясенә “Мәдәни мирас объектларын саклау” проектын тәкъдим итте һәм Федераль салым хезмәте, Белгород өлкәсенең сәламәтлекне саклау һәм социаль яклау Департаменты белән беррәттән III урынга лаек булды.

Әлеге номинациядә дипломнар тапшырган жюри әгъзасы, АГТ Коммуникацион агентлык генераль директоры Ирина Большедворская, “Дәүләт оешмаларындагы иң яхшы PR-проект” номинациясенең шактый четерекле булуын билгеләп үтте: “Чөнки административ каршылакларны үтеп якты, игътибарга лаеклы һәм стандарт булмаган проектлар эшләве катлаулы, - диде ул. - Шуңа да карамастан, бу номинациядә конкуренция зур иде”.

Мәдәни мирас объектларын саклау темасы конкурста ике мәртәбә яктыртылды. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат үзәгенең проектыннан тыш, генераль партнер «РИА Новости» гамәлгә куйган “Күчемсез милек өлкәсендә мәгълүмати ачыклык” махсус номинациясендә  Мәскәү шәһәренең Мәдәни мирас департаменты” билгеләп үтелде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International