ТР Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә “Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!” дип аталган күргәзмә ачылады

2013 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә “Сөй  гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!” дип аталган күргәзмә ачылады. Ул  Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе гамәлгә куелуның 55 еллыгына багышланган.

 Күргәзмәдә төрле елларда Тукай премиясенә лаек булган күренекле татар язучылары һәм шагыйрьләренең китаплары куелган. Алар арасында мәшһүр әдипләр Хәсән Туфан, Сибгать Хәким, Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Туфан Миңнуллин, Атилла Расих, Ибраһим Сәлахов, замандашларыбыз Рәзил Вәлиев Роберт Батулла, Рәдиф Гаташ, Ринат Мөхәммәдиев, Лена Шагыйрьҗан китаплары бар. Күргәзмә 2013 елның апрель ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International