12 апрель көнне 14.00 сәг. Г.Тукай әдәби музеенда алман галиме Михаэль Фридерихның «Идеологик көрәш объекты буларак Габдулла Тукай» дип аталган монографиясе буенча китап укучылар конференциясе уздырыла.
Укучылар тарафыннан капма-каршы эчтәлекле бәягә лаек булган бу монографиядә Михаэль Фридерих Габдулла Тукайның тормышы, иҗаты һәм мирасын бик үзенчәлекле итеп ача: шагыйрьнең иҗатына ул үзе исән чакта һәм үлеменнән соң әдәбиятче-галимнәр нинди бәя биргән, аның мирасы төрле идеологик һәм сәяси юнәлеш вәкилләре тарафыннан ничек файдаланылган.
Конференциядә катнашучылар Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗатын өйрәнүче галимнәр белән очрашачак. Яңа китап турында фикерләре белән уртаклашырга теләүчеләрне музейда көтәбез.
Мәгълүмат өчен: httр://www.tatar.museum.ru Г.Тукайның әдәби музее - 293-17-50 ТР ның Милли музее редакция-нәшрият бүлеге – матбугат үзәге: 292-32-18
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге