Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте “Елның иң яхшы матбугат хезмәте” дип аталган V Бөтенроссия конкурсында өченче урынга лаек булды

2013 елның 2 апреле, сишәмбе

5 апрельдә 19.00 дә Мәскәү шәһәренең РИА Новости Халыкара  мультимедия матбугат үзәгендә матбугат сәркәтипләре, матбугат хезмәте хезмәткәрләре, җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча белгечләр өчен уздырыла торган “Елның иң яхшы матбугат хезмәте” дип аталган  V  Бөтенроссия  конкурсында җиңеп чыгучыларны бүләкләү тантанасы узачак. Конкурсны “Матбугат хезмәте” дигән Бөтенроссия махсуслаштырылган журналы оештырды.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте “Дәүләт өлкәсендә иң яхшы PR-проект” номинациясендә  “Мәдәни мирас объектларын саклау” проекты белән өченче урынны алды.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International