2021 елның 19 гыйнварында «Кайбыч ягы музее» муниципаль бюджет учреждениесендә «Һәлак булса да, үлми герой!» дип исемләнгән күргәзмә ачыла.
Күчмә күргәзмә Татарстан Республикасы Милли музее һәм Муса Җәлил музей-фатиры белән берлектә музейара күргәзмә проекты кысаларында оештырылды. Ул танылган татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тормышына һәм иҗатына багышланган.
Ел саен 15 февральдә Татарстан Республикасы милли музеенда герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелә һәм «Моабит дәфтәрләре» музей фондыннан халыкка күрсәтелә. Шагыйрь тарафыннан Берлин төрмәсендә үлеме алдыннан язылган үлемсез әсәрләр безнең көннәргә дә килеп җиткән, алар музейның иң кыйммәтле экспонатлары.
Күренекле татар шагыйренең тууына 115 ел тулу уңаеннан күчмә күргәзмә Олы Кайбыч авылы халкы һәм кунаклар өчен «Кайбыч ягы музее»нда тәкъдим ителә һәм конференция, лекцияләр һәм экскурсияләр циклына керәчәк.
Күргәзмә 2021 елның 10 февраленә кадәр дәвам итә.
Татарстан Республикасы милли музее матбугат хезмәте