Россия Федерациясе төбәкләрендә этномәдәни проектларны гамәлгә ашыручы иҗтимагый оешмалардан Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алу өчен гаризалар кабул ителә

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

2021 елның 15 гыйнварыннан 13 февральгә кадәр Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында Россия Федерациясе төбәкләрендә этномәдәни проектларны гамәлгә ашыручы иҗтимагый оешмалардан Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алу конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә.

Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 6 маенда имзаланган «Россия Федерациясе төбәкләрендә этномәдәни проектларны гамәлгә ашыручы иҗтимагый оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтү турында» 328 номерлы карары нигезендә үткәрелә.

Конкурста татар халкының мәдәни мирасын, телен, тарихын пропагандалауда социаль, мәгълүмати, мәдәни, белем бирү, фәнни функцияләрне тормышка ашыручы, канун нигезендә теркәлгән һәм бер елдан артык эшчәнлек алып баручы иҗтимагый оешмалар катнаша ала.

Гаризалар кәгазьдә түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420015, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт. Эш вакыты: 9:00-18:00 сәг. (12:00-13:00 сәг. төшке аш вакыты). Элемтәгә керү өчен җаваплы зат: Инсапова Гүзәл Мансур кызы, тел. 8 (843) 264-75-14, g.insapova@tatar.ru

Конкурс турында тулырак мәгълүмат түбәндәге сылтамада: https://mincult.tatarstan.ru/konkurs-na-poluchenie-grantov-ministerstva.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International