Казан Кремленең «Манеж» күргәзмәләр залында “Яшерен хәзинә. Классик төрек сәнгате” күргәзмәсе ачыла

2013 елның 29 марты, җомга

2 апрельдә 16 сәгатьтә  «Манеж» күргәзмә залында “Яшерен хәзинә. Классик төрек сәнгате” күргәзмәсе ачыла. Экспозициядә традицион төрек сәнгатенең ислам каллиграфиясе, миниатюралар, эбру һәм тәзхиб ысуллары белән башкарылган 100 эш күрсәтелгән.

Әлеге күргәзмә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Төркия Республикасының кыйммәтле сәнгать тупланмалары булган музейлары арасындагы хезмәттәшлек җимеше булып тора.   

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Төркиянең Бөек Милли Җыены (Парламенты) Рәисе  Җәмил Чичек  химаясе белән оештырылган беренче музей проекты 2 апрельдән алып 30 апрельгәчә дәвам итәчәк.  

Күргәзмәнең беренче атнасында рәссамнар осталык дәресләре бирәчәкләр, шулай ук классик төрек сәнгате традицияләре турында сөйләячәкләр.

Проектның координаторы - Лилия Саттарова, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ТЮРКСОЙдагы вәкиле.  

Хөрмәтле журналистлар! 2 апрельдә 15 сәгатьтә газет-журналлар вәкилләрен күргәзмә белән таныштыру булачак.  Аккредитация өчен e-mail: prtatar@yandex.ru, 264 73 98, 89196390059.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International