Кадерле дуслар!
Сезне чын күңелдән Халыкара театр көне – мәңгелек һәм гүзәл сәнгать бәйрәме белән тәбрик итәм!
Татарстан Республикасы – Россиянең һәм чит илләрнең театр җәмәгатьчелеге тарафыннан танылган, берничә гасырлык үзенчәлекле сәхнә мәдәнияте булган театр үзәкләренең берсе. Күптөрле сәхнә традицияләренең бер-берсен баетып үстерелә килүе Татарстан Республикасында театр сәнгатенең мөһим үзенчәлекләреннән берсе булып тора.
Хәзерге Татарстанда театр сәнгате кешелек потенциалын үстерүдә, һәр кешенең сәләтеннән нәтиҗәле файдалану өчен яхшы алшартлар булдыруда, гражданнарыбызның тормыш шартларын һәм социаль тирәлек сыйфатын яхшыртуда аерым урын тота. Киләсе унъеллыкта театр эше ирешкән казанышларыбызны саклауны тәэмин итеп кенә калмыйча, сәнгать төре буларак та, Татарстан кешеләренең рухи ихтыяҗларына җавап бирүче социаль институт буларак та театр үсешенә яңа этәргеч бирәчәк. Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан күптән түгел генә кабул ителгән 2020 елга кадәр чорга Татарстан Республикасында театр сәнгатен үстерүнең озак вакытка исәпләнгән концепциясендә болар барысы да чагылыш таба.
Театрларыбыз Россия Федерациясенең театр сәнгате хәзинәсенә зур өлеш кертә, ә Татарстан коллективларының иҗат җимешләре республикабыздан еракларда да тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителә. Театрларыбызның “Алтын битлек” Бөтенроссия һәм халыкара фестивальләрендә, «Мең көрсенү һәм бер өн» халыкара төрки халыклар театр фестивалендә (Төркия), Марсель шәһәрендә (Франция) уза торган Халыкара фестивальдә, Пекинда Халыкара дәүләт театрлары фестивалендә катнашуы аларның уңышын тану булып тора.
Ф.И.Шаляпин исемендәге опера фестивале, Р.Нуриев исемендәге классик балет фестивале, Төрки халыкларның “Нәүрүз” халыкара театр-мәгърифәт фестивале белән Казан Евразиядәге театр сәнгате башкалаларының берсе буларак танылды.
Талантлы яшь драматургларны, режиссерларны һәм артистларны барлау һәм аларга ярдәм күрсәтү театр сәнгате өлкәсендә дәүләт сәясәтенең мөһим максаты булып тора. «Яңа татар пьесасы» конкурсы, Яшь режиссерларның “Һөнәр” Бөтенроссия фестивале һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана» театр премиясе нәкъ менә шушы бурычларны үтәүгә юнәлтелгән.
Бүген, Халыкара театр көнендә, гомерләрен театрга багышлаган сәнгать әһелләренә яңа уңышлар, тамашачылар мәхәббәтен яулауларын һәм илһамлы иҗат телим.
Татарстан Республикасы
мәдәният министры А.М.Сибагатуллин