Бүген ТР Министрлар Кабинетында "Яңа ел каникуллары чорында Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында бәйрәм чаралары үткәрү турында"дигән темага брифинг булды. Чарада Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Татарстан Республикасы кулланучылар хокукларын яклау һәм иминлек өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары вәкилләре һәм Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгының җирле үзидарә органнары һәм иҗтимагый тәртип саклау һәм үзара хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы Максим Трущин катнашты.
Юлия Әдгамова әйтүенчә, Яңа ел бәйрәмнәрендә традицион рәвештә театр-мәдәният учреждениеләре төп мәйданчык булачак. Чаралар биналарда да, урамнарда да узачак. Татарстан Республикасы мәдәният учреждениеләре тарафыннан 21 декабрьдән 17 гыйнварга кадәр 300 дән артык чара әзерләнгән. Алар санитар нормаларны үтәп оештырыла, - дип ассызыклады министрның беренче урынбасары.
Казан дәүләт яшь тамашачы театры балалар өчен «Үгез йолдызлыгы» һәм «Конек горбунок от ЁК до ОК» күңел ачу программалары әзерләде.
ТР Сынлы сәнгать дәүләт музее «Яңа ел палитрлары» мәдәни-белем бирү программасын, кыска метражлы һәм анимацион гаилә фильмы «Яңа елның алтын тәлинкәсе» әзерләде. Шулай ук, биредә «Музейда Раштуа», «Пушкин әкиятләре» яңа ел программасы, «Иноземье» күргәзмә проекты, «Татарстанда картиналар» исемле А.К.Сәйфетдиновның шәхси күргәзмәсен күрсәтү планлаштырылган.
Качалов театры үзенең репертуарыннан тыш «Иван-юләр һәм шайтаннар», «Алтын ачкыч һәм Буратино маҗаралары» спектакльләренең премьерасын әзерләде.
К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры 23 декабрьдән нәни тамашачылар өчен «Әкиятләр китабы» интерактив чара күрсәтәчәк, шунда ук «Шүрәле-онлайн» спектакле дә күрсәтеләчәк.
М.Җәлил татар академия дәүләт опера һәм балет театры «Морозко» һәм «Щелкунчик» балетларын күрсәтә.
Камал театры «Мендәр күңеле” әкиятенең премьерасын әзерләде, аны кечкенә тамашачылар өчен кече залда күрсәтәчәкләр. Спектакль башланыр алдыннан биредә чыршы янында кечкенә генә интерактив уен планлаштырылган. Шулай ук, «Тормышмы бу», «Гөргөри кияүләре», «Мәхәббәт ФМ» спектакльләре куелачак.
«Әкият» татар дәүләт курчак театры быел башка форматлы чаралар уздыра. Чыршы бәйрәме бүгенге көн таләпләренә туры китереп оештырыла һәм тамаша барышында балалар спектакльдә үзләре дә катнаша алачак. Тамашалар ике телдә бара. Яңа ел тамашалары фойеда түгел, ә театрның Зур залында узачак, спектакль вакытында балалар залдан интерактивта катнаша алачак.
Татарстан Республикасы Милли музеенда «Көр бөртеге дәүләтендә, боз патшалыгында" дигән яңа ел күргәзмәсе узачак. 10 гыйнварга кадәр Яңа ел танып-белү һәм күңел ачу тамашалары,квест-уеннар, остаханәләр узачак. 2021 елның 2-10 гыйнвар көннәрендә казанлылар, шәһәр кунаклары өчен яңа ел программасы кысаларында ишегалдында танылган Россия рәссамы Леонид Тишковның «Айлы таганнар» арт-объекты күрсәтеләчәк. «Ай» лайтбоксы таганнар атынганда тирә-юньне тылсымлы яктылыгы белән таң калдырачак. Декабрь һәм гыйнварның беренче атнасында «Чыршы уенчыклары фабрикасы» исеме астында күргәзмә эшләячәк.
"Традиция буларак республика китапханәләре һәм кинотеатрларында кызыклы программалар әзерлиләр. Республика районнарында чыршы тирәли традицион халык күңел ачулары, үзешчән сәнгать артистларының Яңа ел концертлары һәм Раштуа ярминкәләре планлаштырылган. Муниципаль мәдәният учреждениеләре тарафыннан Яңа ел каникуллары көннәрендә барлыгы 300 гә якын чара планлаштырылган", - дип билгеләп үтте Юлия Әдгамова.
Кар Кызы һәм Кыш бабай кунакларга Казан Кремле территориясе буйлап Яңа ел экскурсиясе әзерләде. Биредә Бөек Екатерина Яңа ел бал-маскарады узачак. Тамашачылар император сарае буйлап сәяхәткә барачаклар, ишегалдында бәйрәм традицияләре белән танышачаклар һәм этикет кагыйдәләренә өйрәнәчәкләр. 10 гыйнварга кадәр барлык кунакларны борынгы медиа-приборлар: «Тылсымлы фонарь» күргәзмәсе, проекцион тылсымлы фонарьлар һәм күләгә театрлары, «Кар бөртеге фабрикасы» интерактив фәнни шоу, «Кыш Бабайның яшерен лабораториясе» белән таныштырачаклар. 29 декабрьгә кадәр “Кыш бабай таягы”, “Балалар ярдәмгә ашыга» театральләштерелгән музей чарасын күрсәтү планлаштырыла. «Осталар шәһәре» студиясе иҗат сөючеләрне «Яңа ел декоры» һәм «Кышкы бизәкләр» остаханәсенә чакыра. Кышкы каникуллар дәвамында биредә «Чыршылар кабынганда" дип аталган күргәзмә, яңа ел экскурсияләре узачак.
Зөядә утрау-шәһәрчегендә яңа ел чаралары 10 гыйнварга кадәр гаилә бәйрәмнәренә көтеп кала. Утрау-шәһәр кунакларына «Зөядә Раштуа» интерактив бәйрәм программасы, «Зөядә яңа ел байлыгы» дигән яңа ел интерактив программа, «Лукоморь янында Яңа ел сәяхәте» дигән бәйрәм интерактив дәрес күрсәтеләчәк.
Болгар музей-тыюлыгында 2,3,4,5 гыйнварда Яңа ел театральләштерелгән программа узачак. Музей-тыюлык кунакларын Кыш Бабай, Кар Кызы һәм башка әкияти персонажлар каршы алачак, дәртле Яңа ел ритмнары астында алар конкурслар, уеннар, табышмаклар һәм, традиция буенча, чыршы тирәли әйлән-бәйлән йөриячәкләр. Болгар цивилизациясе музеенда һәвәскәрләр өчен "Яңа Ел сувениры” дигән мастер-класс тәкъдим ителәчәк.a
Яңа ел һәм Раштуа чараларының тулы исемлеге белән биредә танышырга мөмкин. здесь.