Кандидатлар турында карар конкурс комиссиясе утырышында кабул ителде.
Комиссия составында күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, шул исәптән шагыйрь Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык артистлары Зилә Сөнгатуллина, Айдар Фәйзрахманов, Салават Фәтхетдинов һ.б. бар.
Комиссия карары нигезендә, «Вокал» номинациясендә «Хатын-кыз тавышы» премиясен профессиональ башкаручы Резеда Галимова алачак. «Ир-ат тавышы» премиясенә Филүс Каһиров лаек булды. «Халык башкаручысы» номинациясендә премия Флер Шакировка тапшырылачак.
Тапшыру тантанасы февраль аенда, Илһам Шакировның туган көнендә узачак.
Белешмә
Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе вокал сәнгатендә югары дәрәҗәдәге осталык өчен тапшырыла, бүләк Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2020 елның августында гамәлгә куелды һәм ике елга бер тапкыр тапшырылачак.
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте